news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус операция зонасында хәрбиләр янында булды

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус операция зонасында хәрбиләр янында булды

1232нче полкка гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе килде. Бу инде Әлмәт районыннан җибәрелгән 21нче партия. Бу юлы гуманитар ярдәмгә махсус җиһазлар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, кием-салым, дарулар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм 180 шәхси посылка керде.

Һәр посылка махсус әзерләнгән һәм анда кирәкле әйберләр генә түгел, ә йомшак уенчык – Чебурашка да бар иде. Әлеге символ хәрбиләргә гаилә һәм балачакларын, нәрсә хакына көрәшүләрен һәм нәрсәне саклауларын искәртеп тора.

«Әлмәт районында яшәүчеләрнең ярдәме безнең егетләр өчен чын мәгънәсендә көч һәм ышаныч чыганагына әверелде. Алар гуманитар ярдәмне формалаштыру һәм китерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерә, бу ярдәмнән башка үз бурычларын үтәве күпкә катлаулы булачагын аңлый», - дип шәрехләде сәфәрен район башлыгы Тимур Нагуманов.

Район башлыгы хәрбиләр белән горурлануын әйтте һәм туганнары, якыннары исеменнән сәламнәр, шулай ук Әлмәт халкы исеменнән теләктәшлек сүзләрен тапшырды.

Әлмәт районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне муниципаль берәмлек җитәкчесе махсус контрольдә тота. Әлмәттә хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән даими рәвештә очрашулар үткәрелә, бу аларның хәлен бәяләргә һәм ихтыяҗларын белергә мөмкинлек бирә. Тимур Нагуманов хәрбиләр, аларның гаиләләренең теләк-үтенечләренә һәрвакыт игътибар белән карый.

Бу – шәһәр башлыгының махсус хәрби операция зонасына инде унынчы сәфәре. Районда хәрбиләр өчен кирәкле әйберләрне махсус операция зонасына озату җайга салынган.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Фото: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100