Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте
Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Әлмәттә яшәүче Лобачевский урамында ташландык суларны агызу һәм юл өслеген төзекләндерү соравы белән мөрәҗәгать итте. Район башлыгы җаваплы затларга әлеге мәсьәләне чишүне тәкъдим итәргә кушты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәтле бина бирүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аңа башка җирдән урын тәкъдим иттеләр.
Шәһәрдә яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү максатыннан су астында йөзү буенча хәрби-спорт федерациясен төзү соравы белән җәмәгать активистлары мөрәҗәгать итте. Аларның сүзләренчә, Әлмәт дайвинг буенча база белемнәрен өйрәтү өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Район башлыгы идеянең әһәмиятен билгеләп үтте һәм әлеге мәсьәләне хәл итүдә тиешле хезмәтләргә ярдәм итәргә кушты.
Барлык йөкләмәләрнең үтәлеше Тимур Нагумановның шәхси контроленә алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз