news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы ремонт башланган уку йортларында булды

Әлмәт районы башлыгы ремонт башланган уку йортларында булды
Фото: vk.com/nagumanovtd

Әлмәттә һәм районда уку йортларында ремонт эшләре дәвам итә. 2024 елда 2нче лицей һәм Яңа Кәшер мәктәбе тәртипкә китерелә. Район башлыгы Тимур Нагуманов эш сәфәре белән лицейда булды. Эшләр хәзер спорт һәм актлар заллары урнашкан бер катта гына бара. Бу уку процессын туктатмас өчен эшләнгән. Бу хакта Тимур Нагуманов Телеграм-каналында сөйләде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Эшләрнең төп күләме уку елы тәмамланганнан соң башланачак. Инженерлык челтәрләрен алыштырырга, бизәү эшләрен башкарырга ниятлиләр. Моннан тыш, спорт залы һәм азык-төлек блогы тәртипкә китерелә. Фасад һәм түбә тулысынча яңартыла. Янәшәдәге территория игътибарсыз калмаячак.

«Безнең максат – мәктәп укучылары яңа уку елын яңартылган, заманча һәм уңайлы уку йортында башлый алсын өчен барлык ремонт чараларын 1 сентябрьгә төгәлләү», - дип йомгаклады район башлыгы.

Нагуманов искәрткәнчә, элегрәк реконструкцияне Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиядә һәм Таһиров исемендәге 1нче лицейда үткәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100