news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы коммуналь хезмәтләрнең эшен тәнкыйтьләде

Әлмәт районы башлыгы коммуналь хезмәтләрнең эшен тәнкыйтьләде
Фото: "Татар-информ" архивы

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов коммуналь хезмәтләрнең эшен каты тәнкыйтьләде. Моңа идарәче компанияләр һәм башка шәһәр хезмәтләре тарафыннан халыкны алдау фактлары сәбәп булып тора. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Гомумшәһәр планеркасында ул билгеләп үткәнчә, шәһәр халкының ышанычы – бик тиз югалтырга һәм аны торгызу бик авыр булган кыйммәтле ресурс. Хәзер исә башлык алдауга җавап итеп, халыкның объектив ризасызлыгын күрә.

«Әгәр дә сез вәгъдәгезне вакытында үтәмәсәгез, кешеләр белән элемтәгә керергә һәм хәлне аңлатырга кирәк. Бу бит бала-чага шаяруы түгел. Бу рөхсәт ителми», – диде Тимур Нагуманов.

Ул үсеш департаменты директоры Кирилл Сафоновка мөрәҗәгать итте һәм аның халыкның гаризалары үтәлешен яңадан тикшерүен таләп итте. Кирәк булганда республиканың торак инспекциясен җәлеп итәргә кирәклеген искәртте. Моннан тыш, Нагуманов шәһәр хезмәтләрен авария очракларын кисәтү буенча эш алып бармаулары өчен шелтәләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100