news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы Казанда мобилизацияләнгән гражданнар өчен 400 кг пылау әзерләде

Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Казан танк училищесы полигонына килде. Мобилизацияләнгән якташлары өчен полигонда биш зур казанда (бу 400 килограмм, яки 1,5 мең порция дигән сүз) пылау әзерләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тимур Нагуманов мобилизацияләнүчеләр белән аралашты һәм полигондагы көнкүреш шартлары белән таныштырды. Әйтик, биредә кер юу машиналары һәм киптерү комплексы сатып алганнар. «Монда бик җылы, хәтта камералар да тирли. Егетләр әйтүенчә, көнкүреш шартлары бик яхшы», - дип белдерде шәһәр мэры.

Нагумановны хәтта полигондагы палаткалардан торган лагерьда да фастфуд сатыла торган ларек булуы гаҗәпкә калдырды.

«Әмма егетләр әлеге ларекка еш йөрмибез дип әйтте, чөнки чыннан да яхшы ашаталар», - дип хәбәр итте Нагуманов.

Әлмәт артистлары мобилизацияләнгән якташлары өчен концерт та әзерләгән иде. Сәхнәдә «Каприсс» триосы, Бибинур Маликова чыгыш ясады, баянчылар Илнур Булатов һәм Андрей Спиридонов дуэты «Любэ» төркеме җырларына попурри башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100