news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырды

Әлмәт районы башлыгы һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашкан  лейтенант Динар Кадыйров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аны район һәм шәһәр сессиясе вакытында һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Динар Кадыйров Әлмәттә туып үскән, Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиядә укыган, Казан федераль университетын тәмамлаган, аннары армиядә хезмәт иткән. 2021 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Взвод командиры лейтенант Кадыйров гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби бурычын үтәгән һәм иптәшләрен коткарганда батырларча һәлак булган.

«Нәкъ менә шундый егетләр белән без һәрвакыт горурландык, аларга илебез таяна»,- дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ул солдатның әти-әнисе Камилә һәм Задит Кадыйровларга батыр ул тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

«Без якташларыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз һәм улыгызның исемен һәм илебезнең киләчәге өчен гомерләрен биргән башка геройларның исемнәрен беркайчан да онытмасыннар өчен барысын да эшләячәкбез», - диде район башлыгы.

Катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100