news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы чүп җыйган мәктәп укучысы белән очрашты һәм аңа бүләк тапшырды

Әлмәт районы башлыгы чүп җыйган мәктәп укучысы белән очрашты һәм аңа бүләк тапшырды
Фото: Татарстан Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Әлмәттә кечкенә кызның үз ишегалдында чүп җыйганын күрсәткән видео пәйда булды. Видео тиз арада шәһәр халкы арасында популярлашты һәм аның белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов очрашты, ул яшь экологик активистка һәм аның әти-әнисенә шәхсән рәхмәт белдерде. Бу хакта «Әлмәт таңнары»нда хәбәр ителә.

«Бүген без 21нче мәктәпнең 2А сыйныф укучысы Мария Бусыгина белән очраштык, аңа әйләнә-тирә мохиткә битараф булмавы өчен рәхмәт белдердек. Ул үз шәһәрен бик ярата һәм аның турында кайгырта. Без аңа кечкенә бүләк тапшырдык», – дип уртаклашты Тимур Нагуманов Телеграм-каналында.

Мәктәп укучысына рюкзак һәм уенчык бүләк иттеләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot