Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы БПЛА һөҗүме турында: Вазгыять контрольдә, паникага бирелмәгез
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Әлмәттә БПЛА һөҗүменә карата аңлатма бирде.
«Дошман, БПЛА кулланып, безнең ил һәм республика территорияләренә һөҗүм итү омтылышларын дәвам итте. Оператив һәм ашыгыч хезмәтләр эшли. Хәзерге вакытка булган мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк», - дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренчә, вазгыять контрольдә. Районның барлык тәэмин итү системалары штат режимында эшли.
Моннан тыш, Хәбетдинова социаль челтәрләрдә Һава һөҗүмнәреннән саклану системалары эшенә һәм һөҗүм нәтиҗәләренә кагылышлы язмалар тыелу турында искә төшерде, чөнки бу мәгълүматлар дошманга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз