news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады

Әлмәт районы башлыгы балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Шул мизгелдән алып олысы да кечесе әкият иленә сәяхәт кылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

2023 ел Әлмәт балалар йорты өчен чираттагы казанышлар елы булды. Бинада ремонт ясалган. Ә балалар күп кенә конкурсларда һәм ярышларда катнашып, уңышларга ирешкән.

Футболчылар «Балачакны кайтарырга» дип исемләнгән фестивальдә икенче урынны алдылар. Ә Женя исемле тәрбияләнүче Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң яхшы сәнгатьле укучы булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов барлык балаларны котларга, аларга бүләкләр бирергә һәм балалар әзерләгән Яңа ел тамашасын карарга килде.

Балалар, традиция буенча, Тимур Нагуманов өчен махсус бүләк – үз куллары белән ясалган чыршы әзерләделәр. «Бу чыршыны эш өстәленә куярмын», - диде Тимур Нагуманов.

Балалар рус әкиятләре стилендә концерт программасы тәкъдим итте. Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ә Кыш бабай балаларга күптән көтелгән бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100