news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ришвәткә бәйле эш буенча тоткарланды

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ришвәткә бәйле эш буенча тоткарланды
almetyevsk.tatarstan.ru

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Татарстанның Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов тоткарланган.

Агентлык чыганагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, биредә мәктәпләр һәм балалар бакчаларына кайнар ризык китерү турындагы килешү буенча 4,8 миллион сум күләмендәге ришвәт хакында сүз бара.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, акча 2021 елның гыйнварыннан 2022 елның декабренә кадәр 200әр мең сум күләмендә тапшырылган. Кайнар ризык белән тәэмин итүчеләр Подоваловка барлыгы 24 шундый ришвәт биргән.

Кичә аеруча зур күләмдәге ришвәт турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта Подовалов Әлмәттә. Якын арада аңа карата чик кую чарасы билгеләү турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot