news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт район үзәк хастаханәсенең бердәм контакт-үзәге номерын үзгәрттеләр

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә бердәм контакт-үзәк номерын үзгәрттеләр. Ул 27 декабрьдән эшли башлады. Хәзер әлмәтлеләр 26-00-06 номерына шалтырата ала. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

26-00-06 номерын җыеп, табибка язылырга, медицина белешмә консультациясе һәм мәгълүмат алырга (хастаханә һәм табибның эш графигыннан алып, анализлар тапшыруга әзерләнүгә кадәр), табибны өйгә чакырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Телефонның эш вакыты – көн саен (якшәмбедән тыш) 8:00-16:30 сәгаьтә, шимбә көнне – 8:00-15:00 сәгатьтә.

РекламаМоннан тыш, әлеге телефон номерлары актуаль түгел: 33-76-12, 33-76-13, 26-00-07, 26-00-08 һәм 36-13-92 (соңгылары no 1 һәм no 2 поликлиникалар) . Һәркем өчен бердәм номер: 26-00-06.

news_right_1
news_right_2
news_bot