news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесе «Гранит» танк батальоны командиры белән очрашты

Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесе «Гранит» танк батальоны командиры белән очрашты
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операциядән ялга кайткан Рамил Әкрәм улы Бәдретдиновны сәламләде һәм Ватанны саклаганы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Формаль булмаган шартларда алар махсус хәрби операция зонасында булу шартлары, алгы сызыктагы эш көннәре, дулкынландыргыч мәсьәләләр һәм кирәкле ярдәм турында фикер алышты. Рамил Бәдретдинов хәрби бурычларны иңгә-иң куеп башкаручы хезмәттәшләре турында сөйләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рамил Бәдретдинов Түбән Мактама җирлеге башлыгы вазифасында 4 ел эшләгән. Әмма 2024 елның апрелендә ул үз теләге белән язылып, Ватанын саклауга басты.

Бүген Рамил Бәдретдинов — гвардия подполковнигы, «Гранит» танк батальоны командиры, аның җитәкчелегендә 200 хәрби, шул исәптән 40тан артыгы Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй районнарыннан.

Гүзәл Хәбетдинова Рамил Бәдретдиновка көч, батырлык һәм тизрәк җиңеп кайтуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot