news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт предприятиесе хәрбиләргә 35 мич ясаган

Әлмәт предприятиесе хәрбиләргә 35 мич ясаган
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Әлмәт предприятиеләренең берсе мобилизацияләнгәннәр өчен 35 мич-буржуйка ясаган. Буржуйкалар бинаны җылытырга һәм дымлы әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирә.

Кемдер үз теләге белән җылы оекбашлар бәйли, азык-төлек җибәрә, ә кемдер мич ясый. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб эшли. Барлык социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча сораулары булганнар штабка (88553) 26-01-01 кайнар элнмтә телефоны буенча яки Ленин, 21 адресы буенча Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100