news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт пилоты белән хушлашу көне билгеле булды

Хәрби самолет Азов диңгезенә егылып төшү нәтиҗәсендә һәлак булган өлкән лейтенант Тимур Хисмәтуллин белән хушлашу мәрасиме 22 июльдә 10.00 сәгатьтә Әлмәттә була.

«Тимурны 22 июль көнне Әлмәттә соңгы юлга озатачаклар. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме – 10.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгенең тамашачылар залында, җеназасы 11.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге артындагы Часовняның 1нче корпусында була», - дип хәбәр иттеләр Әлмәтнең 17нче мәктәбе (очучы шунда укыган) социаль челтәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Тимур Хисмәтуллинның Краснодар краенда өйрәнүләр вакытында һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Аның самолеты Азов диңгезе акваториясендә һәлакәткә юлыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100