news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт пенсионеры алгы сызыкка меңнән артык окоп шәме озатты

Әлмәт пенсионеры алгы сызыкка меңнән артык окоп шәме озатты
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Зур предприятиедә кырык елдан артык эшләгән Әлмәт пенсионеры Михаил Дмитриев окоп шәмнәре әзерләү кәсебенә керешкән. Кышкы сезон башланганнан бирле ул меңнән артык окоп шәме ясаган.

«Без аларны 1232 һәм 1234нче полкларга җибәрдек инде. Солдатлар аңа бик зур рәхмәт әйтте», - дип белдерде «Мегасети» штабы җитәкчесе Гөлнара Стерлядева «Татар-информ» агентлыгына.

Пенсионерның хатыны – Валентина Макарова да алгы сызыктагы хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтә. Ул инде бер елдан артык даими нигездә штабта эшли. Валентина 3кә 3 һәм 6га 3 метр үлчәмле маскировка челтәрләре кисә.

«Мондый үлчәмдәге челтәрләрне үрүе дә, баганага элүе дә уңайлы, хәрбиләр үзләре дә транспорт һәм миномет коралы өчен шундыйларны сорый. Бу гаилә бик дус, үз Ватанын сөя, аларга рәхмәттән башка сүз юк», - дип искәртте Гөлнара Стерлядева.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot