news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт Орскида су басу вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм җыю турында игълан итте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов су басу вакытында зыян күргән Оренбург өлкәсе Орск шәһәре халкына ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Күрше төбәктә, Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә гадәттән тыш хәл булды. Көчле су басу нәтиҗәсендә дамба җимерелә, 600дән артык йорт су астында кала, шәһәрнең куркыныч зонасында яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Без күршеләребезгә килгән бәла-казаларга битараф кала алмыйбыз, шуңа күрә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырырга карар иттек. Авыр вакытта, әйдәгез, берләшик һәм Орск халкына ярдәм күрсәтик», - дип язган Тимур Нагуманов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ярдәм җыю пункты Яшьләр үзәгендә оештырылган. Кирәкле әйберләр исемлегендә җылы юрган, кием (футболка, чалбар, кофта, эчке кием), өске киемнәр (хатын-кызлар, ир-атлар, балалар өчен), урын-җир әйберләре, сөлгеләр, юыну кирәк-яраклары, балалар әйберләре, аяк киеме (резин итекләр, галошлар, олылар һәм балалар аяк киеме), памперслар, балалар өчен махсус салфеткалар, бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар бар.

Шулай ук дезинфекцияли торган салфеткалар, аккумуляторлар, генераторлар, шырпы, шәм, фонарь, кабызгыч, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, термослар да алып килергә була.

Ашау-эчү өчен консерва, тиз әзерләнә торган ботка, доширак, шикәр, тоз, куертылган һәм коры сөт, сохари, балалар ризыгы, эчәргә яраклы су кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100