Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт нейрохирурглары баш миендә шеш булган хатын-кызны коткарган

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә баш миендә шеш булган пациентны коткарганнар. Операцияне Татарстанның штаттан тыш баш белгече, нейрохирург, Республика клиник хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин ясаган. Бу хактагы мәгълүмат медицина учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә чыкты.
Билгеләп үтелгәнчә, 43 яшьлек пациент клиникага соңгы ай дәвамында башы авыртуга зарланып мөрәҗәгать итә. МРТ һәм КТ үткәргәннән соң ул кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм комплекслы дәвалау узу өчен нейрохирургия бүлегенә ята.
Баш мие шешләре, үзәк нерв системасы шешләре дә киң таралган авырулар, диде Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Илдус Мостафин. Табиб сүзләренчә, соңгы ун ел эчендә мондый патология белән мөрәҗәгать итүчеләр елдан-ел арта. Яман булмаган һәм яман шешләр дә очрый.
Нәтиҗәдә, хатын-кызга баш сөягенең сөяк-пластик трепанациясен уздырганнар. Табиблар микрохирургия техникасы һәм нейронавигация системасы ярдәмендә, сәламәт тукымаларга зыян китермичә, шешне алып ташлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз