Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт нейрохирурглары баш мие шешләрен дәвалауның яңа ысулын үзләштерәләр
Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә баш мие шешен бетерү буенча мастер-класс узды. Операцияне штаттан тыш баш белгеч Татарстан нейрохирургы, республика клиник хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире медицина фәннәре кандидаты Тимур Бикмуллин ясады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
43 яшьлек пациентка «баш миенең уң маңгай өлешендәге шеш» диагнозы куелган. Пациент клиникага соңгы ай дәвамында борчыган баш авыртулары турында зарланып мөрәҗәгать итә. МРТ һәм КТ үткәргәннән соң ул кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм комплекслы дәвалау үткәрү өчен нейрохирургия бүлегенә госпитализацияләнә.
Пациентның баш сөяге пластик трепанацияләнгән һәм баш миендә шешне алганнар. Нейрохирурглар микрохирургия техникасы һәм нейронавигация системасы ярдәмендә сәламәт тукымаларга зыян китермичә шешне алганнар.
Хастаханәнең нейрохирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Илдус Мостафин билгеләп үткәнчә, баш мие шешләре, үзәк нерв системасы шешләре буларак, киң таралган авырулар. Соңгы ун ел эчендә мондый патология белән эш итү ешлыгы елдан-ел арта. Яхшы һәм яман шешле формацияләр дә очрый. Баш мие шешенең морфологик диагнозы гистологик тикшеренү үткәрелгәннән соң куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз