Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт музыкантлары тынлы оркестрларның XXV бөтенроссия конкурс-фестивалендә җиңде
Новоуральскида 10-12 июньдә«Новоуральские фанфары» XXV Бөтенроссия тынлы һәм эстрада-джаз оркестрлары конкурс-фестивале узды. «Росатом» дәүләт корпорациясе Кубогына традицион конкурста Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Удмуртиядән һәм Татарстаннан 34 оркестр катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Татарстан Республикасы һәм Әлмәт шәһәре исеменнән «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең джаз-тынлы һәм эстрада музыкасының универсаль оркестры һәм «Almetyevsks Dixieland» ансамбле чыгыш ясады. Коллективлар үз номинацияләрендә 1 һәм 2 урыннарны яулады.
Конкурс программасыннан һәм катнашучылар өчен мастер-класслардан тыш, фестиваль бөтен шәһәрне колачлый. Анда концерт, урам театры тамашасы, иҗади очрашулар, шәһәр урамнары буйлап оркестрларның традицион йөреше, хәрби музыкантларның плац–парады, Этери Бериашвили концерты була.
Россия көнендә «Новоуральские фанфары» фестивале кысаларында Александра Пахмутованың «Надежда» җырын иң күпләп башкару буенча Россия рекорды куелды. Музыкаль озата баруны фестивальнең җыелма оркестры илнең 20 шәһәреннән 500гә якын музыкант тәэмин итә. Җыелма оркестр һәм хор белән Новоуральск муниципаль тынлы оркестры дирижеры Мкртич Григорян җитәкчелек итә.
«Надежда» җырын музыка театры, драма һәм комедия солистлары, шәһәр мәдәният учреждениеләре вокалистлары, шулай ук Новоуральскның халкы һәм шәһәр кунаклары башкарды, барлыгы 3355 кеше катнашты. Рекорд теркәлгән һәм Россия Рекордлар реестрына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз