news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт муниципаль районында 2024 елда 600нче парның никахы теркәлде

Әлмәт муниципаль районында 2024 елда 600нче парның никахы теркәлде
Фото: Әлмәт ЗАГСыннан

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә 600нче яшь парның никахы теркәлде. Бу хакта «Әлмәт таңнары»нда хәбәр ителә.

Татьяна һәм Илнур Нәҗмиевлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар Әлмәт муниципаль районында 2024 елның 600нче пары булды.

ЗАГС хезмәткәрләре яшь парны чын күңелдән котлады, аларга гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, барлык теләкләренең үтәлүен, һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулуын теләделәр. Яшь парларга дәүләт документы - никахлашу турында таныклык тапшырылды, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot