news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт муниципаль районы башлыгы ишегалды бәйрәмендә булды

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Ленин урамы, 114 адресы буенча үткән ишегалды бәйрәмендә булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Программа кысаларында халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, балалар өчен концерт, уеннар һәм күңел ачулар, шулай ук Азәрбайҗан диаспорасыннан чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен сыйлар тәкъдим ителде.

Район башлыгы Телеграм-каналындабәйрәм тәэсирләре белән уртаклашты һәм киләчәктә дә ишегалларында һәрвакыт шулай күңелле булуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot