news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мөхтәсибәтендә «Азан тавышы» бәйгесе узды

Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең «Нурлы» мәчетендә ел саен уза торган «Азан тавышы» бәйгесе үткәрелде.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты.

«Һәрбер катнашучы – барлыгы 50гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде», диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot