news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәтендә 60 лап кеше намаз укырга өйрәнде

Әлмәт мөхтәсибәтендә «Ислам. Беренче адымнар» курсларының икенчесе тәмамланды. Курсларны Әлмәт мөхтәсибәте, «Әхәват» мөселман хатын-кызлары берләшмәсе һәм «Ансар» хәйрия фонды оештырды.

Укучылар бер ай дәвамында ислам нигезләрен, госел һәм таһәрат алырга һәм намаз укырга өйрәнде. Дәресләр һәр атна саен якшәмбе көнне шәһәрнең Үзәк мәчетендә узды. Аларны шәһәр мәчетләре һәм мәдрәсәләрендә эшләүче әзерлекле имамнар алып барды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Курслар узу турында сертификатлар һәм бүләкләр тапшыруга багышланган чыгарылыш кичәсе «Нурлы» мәчетендә узды.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елның февралендә өченче агымда узачак курсларга +7 (917) 266-30-30 телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100