Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мөхтәсибәте балалар арасында иҗади бәйге үткәрде
Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә гаилә ифтары узды, анда 700дән артык кеше катнашты. Бу кичә чын мәгънәсендә иҗат бәйрәменә әверелде – балалар өчен бәйге үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Рамазан ае белән илһамланып» дип исемләнгән конкурс кысаларында балалар үзләренең сәләтләрен ачты: алар, һәр нечкәлеккә мәхәббәт һәм тырышлык салып, мәчетләрнең гаҗәеп макетларын ясады, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр язды һәм аны кунаклар алдында укыды. Конкурста 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 200дән артык бала катнашты.
Алар иң мөһим кыйммәтләрне – ихласлык, шәфкатьлелек һәм матурлыкка омтылуны искә төшерде. Кичәнең кульминациясе исә конкурста катнашучыларга бүләкләр тапшыру булды. Әмма иң зур бүләк, һичшиксез, балаларның ихлас елмаюы, залда хөкем сөргән кабатланмас бердәмлек хисе иде, диелә хәбәрдә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз