news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» бәйгесе үткәрә

Әлмәт мөхтәсибәте район күләмендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» дип аталган дини бәйге үткәрә. Ул татар телле иң яхшы вәгазьчене ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бәйге 2023нче елның 4нче гыйнварында Әлмәт яшьләр үзәгендә узачак.

Конкурста 9 яшьтән башлап чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем – ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Балаларга бары ата-аналар яки олылар белән катнашу рөхсәт ителә.

Вәгазь бәйгесен өч яшь төркеме буенча үткәрү көтелә, аларның һәрберсендә өч призлы урын каралган: «Кече төркем» (9-12 яшьлек балалар), «Урта төркем» (13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар), «Өлкән төркем» (18 яшьтән алып чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар). Дин әһелләре өчен аерым номинация каралган.

Әзер вәгазьләрне электрон рәвештә быелның 31нче декабренә кадәр vagaz-almet@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Призлы урын алган җиңүчеләргә бүләкләр һәм катнашучы дипломы тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100