news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мөселманнары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде

Быел Рамазан аенда Диния Нәзарәте чакыруы буенча Татарстанга Мисырның «Әл-Әзһар» академиясеннән дин галимнәре, Коръән укучылар, мөгаллимнәр килде. Алар лекцияләр һәм тәравих намазлары үткәрде һәм Коръән уку буенча дәресләр бирде. «Әл-Әзһар» хафизлары Чистай, Кукмара, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә булды.

Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин районның барлык мөселманнары исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга Мисырдан Коръән хафиз чакыруда ярдәм иткәне һәм әлеге очрашуларны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен тирән рәхмәтен белдерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

«Аның ихлас һәм тәэсирле чыгышлары һәркемнең күңелендә җылы эз калдырды. Без барыбыз да әлеге күркәм хезмәттән бик канәгать калдык», – диелә хатта.

Искәртеп үтик, «Әл-Әзһар» академиясе вәкилләренең сәфәре Татарстан һәм иң зур ислам мәгарифе үзәкләренең берсе арасында дини багланышларны ныгыту максатыннан тормышка ашырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot