Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт мордва җыр ансамбле республикакүләм фин-угор халыклары фестивалендә җиңү яулады
Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында «Без бер агач ботаклары» фин-угор халыклары республика фестивале узды. Анда 24нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел укытучылары катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Программа Татарстан фин-угор һәм славян халыкларының сәнгать кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсен караудан башланды. Фестивальдә катнашучылар өчен халык уенчыклары ясау, милли орнаментлар белән бизәү, Татарстанның фин-угор халыкларының халык уеннары буенча осталык дәресләрендә катнаша алды.
«Традицион костюмны өйрәнү, реконструкцияләү һәм популярлаштыру: теория һәм практика мәсьәләләре» темасына семинар узды, фин-угор халыклары коллективлары һәм ансамбльләре җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар сәхнә костюмнарын дөрес сайлап алу һәм тегү детальләре турында фикер алышты.
Әлмәт районының «Радовакшномка» мордва халык җыр ансамбле «Фольклор биюе» номинациясендә җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз