Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт мэры хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр планеркасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 11 хәрби үлгәннән соң дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Нагуманов һәлак булучыларның туганнарына кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте, ата-аналарга улларына лаеклы тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерде. «Аларның исемнәре тарихыбыз сәхифәләренә мәңгегә язылган», - дип искәртте ул.
Россия Федерациясе Президенты указы белән рядовойлар Дмитрий Барышев, Степан Дорофеев, Иван Дорофеев, Салават Сабирҗанов, Рамил Сафронов, Валерий Чикирёв, Альфрит Җәббаров; кече сержантлар Булат Билалов, Равил Вәлиев, Руслан Кузьмин; өлкән сержант Ильмир Шәяхмәтов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Планеркада катнашучылар хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз