news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мэры укытучыларга 10 млн сумга сертификат һәм грантлар тапшырды

Әлмәт мэры укытучыларга 10 млн сумга сертификат һәм грантлар тапшырды
Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

Укытучылар көне алдыннан Әлмәттән 133 педагог Әлмәт районы башлыгыннан грантлар алды. Моннан тыш, хезмәт юлын 2024 елның 1 сентябреннән башлаган яшь 40 белгечкә социаль ярдәм буларак һәрберсенә 100 меңлек сертификат тапшырылды.

«Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүләкләү тантанасы драма театрында булган. Педагогия тармагы эшчеләренә ярдәм өчен барлыгы 10 млн сум акча бүленгән.

«Яшь белгечләрнең шәһәребезнең мәгариф системасы үсешенә керткән өлешен югары бәялибез. Бүген без аларга профессиональ карьералары башланганда ярдәм итәргә һәм уңышлы эшләү өчен шартлар тудырырга телибез», – диде муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов.

Яшь педагогларга ярдәм беренче тапкыр күрсәтелә, ул җирле бюджеттан финанслана.

news_right_1
news_right_2
news_bot