Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мэры күлдә боз астына төшеп киткән баланы коткарган Руслан Сабаевны бүләкләде

Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр күлендә боз астына төшеп киткән баланы коткарган Руслан Сабаевны бүләкләде.
Бүләкләү Әлмәт районы Советының 33нче сессиясендә һәм шәһәр Советы утырышын вакытында булды.
«ГУАД» муниципаль унитар предприятиесе слесарь-ремонтчысы Руслан Сабаев район Советының һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул актив гражданлык позициясе һәм хәлиткеч гамәлләр өчен билгеләп үтелде.
«Үзен аямыйча, батыр һәм игелекле Руслан Григорьевич башкаларга үрнәк булды. Горурланабыз!» - диде Тимур Нагуманов.
Әлеге вакыйга 27 ноябрьдә булды. Көннең икенче яртысында башлангыч сыйныф укучысы Әлмәттә шәһәр күлендә боз астына төшеп китә, ул Руслан Сабаевның ярдәме белән исән һәм сәламәт кала.
Әлмәт мэры малайның хәле турында сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, боз астына төшеп киткән малай бөтен организмы туңу белән генә котылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз