Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт мэры «Адымнар» мәктәбе төзелеп бетүе турында әйтте
Татарстанның Әлмәт районында «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексы төзелеше тәмамланды. Бу атнада объектка таләпләргә туры килүе турында документ бирелә. Аннары объект рәсми төстә тапшырылган булып саналачак.
«Без 1 сентябрьгә график нигезендә мәктәпне тулысынча эшләтеп җибәрергә өлгерәбез. Аның белем бирү лицензиясе һәм таләпләргә туры килү турында бәяләмәсе булачак. Мәктәп бик кызыклы һәм перспективалы, ләкин аны гади дип атарга ярамый», - диде район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында.
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская мәктәп укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер дип ышандырды.
Мәктәп 100 процентка әзер, җиһазлар кайтарылган, сыйныфлар балаларны кабул итүгә тулысынча әзер. Күптелле белем бирү гимназиясендә телләрне тирәнтен өйрәтәчәкләр. Димәк, без өч телдә - рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачакбыз. Балалар факультатив буларак кытай һәм гарәп телләрен өйрәнәчәк», - дип сөйләде эфир кунагы белем бирү учреждениесендә белем бирү үзенчәлекләре турында.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Камада «Адымнар» күптелле белем бирү гимназиясе төзелеше тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз