news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт медсанчасте табибы иң зур офтальмология форумында катнашты

28-30 сентябрьдә Мәскәүдә «Офтальмолог табиблар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә ХV Россия гомумилкүләмофтальмология форумы узды. Форум эшендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең офтальмология бүлегенең лазер хирургы Альбина Гыйләҗева катнашты.

Халыкара катнашудагы вәкиллекле форум дөнья дәрәҗәсендәге әйдәп баручы экспертларны җыйды, алар офтальмология фәненең һәм практиканың иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Форум эшенең төп юнәлеше – ретинология - күз челтәр катлау авыруларын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче офтальмология өлкәсе.

Быел форумда импортны алмаштыру шартларында күзнең төрле авыруларын дәвалауда яңа Россия препаратларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot