Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт махсус операция зонасына 60 нчы гуманитар ярдәмне җибәрде
Әлмәт районы махсус хәрби операция зонасына 60 нчы гуманитар конвой җибәрде. Китерелгән йөкнең гомуми авырлыгы 15 тоннадан артып китте. Ярдәм хәрбиләр өчен, алар арасында Әлмәт районыннан мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр бар.
Гуманитар йөк составына пилотсыз очу аппаратлары, оптоволокно җиһазлары, ике «Нива» автомобиле, дүрт квадроцикл, дизель һәм бензин генераторлары, автоном җылыткычлар, махсуслаштырылган инструментлар комплектлары һәм запас частьләр кергән. Шулай ук сугышчыларга гадәттәгечә азык-төлек һәм туганнарыннан һәм Әлмәт волонтерлык берләшмәләреннән исем посылкалары китерелде.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә гуманитар ярдәм штабы эшләвен дәвам итә. Ярдәм сорап 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз