news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе була

16 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәгендә махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Ярминкә инвалидлар өчен уза. Предприятие вәкилләренең һәм гражданнарның очрашуы 9.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Кунакларга сакчы, эш бүлүче, менеджер, гардеробчы, инженер-программист, сатучы, баш белгеч һ. б. вакансияләре тәкъдим ителәчәк.

Эш белән тәэмин итү үзәге Герцен урамында, 86А йортында урнашкан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot