news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә 300гә якын кеше өстәмә белем алды

Әлмәттә ел башыннан 300гә якын кеше мәшгульлек үзәгеннән квалификация күтәрү һәм өстәмә белем бирү курслары үтте. Визажисттан алып слесарьга кадәр теләсә кайсы һөнәрне өйрәнергә мөмкин. Ел башыннан җиде йөзгә якын әлмәтле кадрлар үзәгеннән эшкә урнашуда ярдәм алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Март аеннан башлап, КИУ филиалы базасында эш табарга теләүчеләр эш бирүчеләрдән таләп ителгән программаларның төп пакетларын үзләштерә. Алар буенча кече бизнес та, зур компанияләр дә үз хисабын алып бара. Гомумән алганда, мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән барлык һөнәрләр буенча ел башыннан 128 кеше уку үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100