Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме 24 һәм 25 майда була
Әлмәт мәктәпләрендә соңгы кыңгырау 24 һәм 25 майда яңгыраячак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Быел район 3321 укучыны зур тормыш юлына чыгара. Шуларның 832 11нче сыйныфны һәм 2489 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар. Тантаналы линейкаларга ата-аналар, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм мактаулы кунаклар киләчәк.
Иртәгә беренче БДИ-2024 уза: чыгарылыш укучылары әдәбият, география һәм химия буенча белемнәрен күрсәтәчәк. 11нче сыйныф укучылары өчен барлык имтиханнар 21 июньдә (резерв көннәрне исәпкә алып) тәмамланачак. 9нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар (ОГЭ) 21 майда старт алды. Беренче булып чит телләрдән имтихан тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз