Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мәчетендә хәрбиләр белән чара оештырылды
Әлмәтнең үзәк мәчетендә «Йөрәктә иман белән — Ватанга хезмәттә!» дигән тантаналы чара узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.
Әлмәт мөхтәсибәте оештырган чара Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Татарстан Республикасында геройлар елына йомгак ясауга багышланган иде.
Бу көнне район имамы, мәгариф идарәсе вәкилләре, махсус хәрби операция катнашучылары, сугышчан хәрәкәт ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары җыелды. Догалар һәм хәер-фатихалар рухи таяныч һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт символына әверелде.
Очрашу Ватанга хезмәт итүчеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү, иман, бердәмлек һәм батырлык кыйммәтләрен ассызыклау рухында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз