news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт «Кванториум»ы уку елына нәтиҗәләр ясады

Әлмәт «Кванториум»ы уку елына нәтиҗәләр ясады. Иң яхшы шөгыльләнүчеләрне һәм аларның остазларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Уку елына нәтиҗәләрне «Кванториум» технопаркы ясады. 9 ай дәвамында анда 24 педагог җитәкчелегендә меңнән артык кеше шөгыльләнә. Укучылар шәһәрдән алып, Бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр булган 57 конкурста катнашты. Иң яхшы кванторианнар һәм аларның остазлары тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Уку елына йомгак ясаганда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов технопарк - ул уникаль иҗади киңлек, ул балаларга IT һәм робототехникадан алып рәсем сәнгатенә һәм тегү эшенә кадәр төрле юнәлешләрдә күнекмәләр үстерергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

«Биредә бездә бөтен юнәлешләр дә тормышка ашырылган, һәм бала уку процессында барысын да сынап карый ала», – диде Тимур Нагуманов.

Балаларның осталыкларын һәм нәтиҗәләрен карарга шәһәрнең һәм районның Мактаулы гражданы, Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов килде.

Алты ел элек «Кванториум» балалар технопаркы - Пионерлар йорты аның ярдәме белән ишекләрен ачты. Бүгенге көнгә кадәр Шәфәгать Тәхәветдинов технопаркка һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

Аның сүзләренчә, «Кванториум» дәресләре балаларга үзләрен табарга, файдалы күнекмәләр алырга һәм киләчәктә олы тормышта үз потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100