news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрде

Берничә көн эчендә әлмәтлеләр Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар йөкнең зур партиясен җыеп җибәрде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Хәйрия оешмалары, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган халык иң кирәкле әйберләрне – азык-төлек, эчә торган су, шәхси гигиена чараларын, көнкүреш химиясен, дарулар җыйды. Моннан тыш, район башлыгы Тимур Нагуманов кушуы буенча генератор, микродулкынлы мич, суыткыч, эчәргә яраклы су, азык-төлек сатып алынды.

Әлмәтлеләр барлык россиялеләр белән Курск өлкәсенең чик буе районнарындагы ватандашларга катлаулы вазгыятьне кичерергә ярдәм итә.

Искәртик, элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештырырга һәм җибәрергә кушкан иде. Шуның кысаларында, район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән, Әлмәттә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды.

Әлмәттә гуманитар ярдәм җыю пункты көн саен 8:00-20:00 сәгатьтә Ленин ур., 21 адресы буенча эшен дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100