news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең күп профильле хастаханәсендә «кардиомәктәп» эшли

Әлмәт күп профильле хастаханәсендә «кардиомәктәп» эшли. Әлмәттә дә, Татарстанда да һәм бөтен ил буенча да бу авырулар халыкның үлем сәбәпләре буенча беренче урында тора. Узган ел республикада онкология һәм ковидны узып, беренче урынны ала. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Татарстанның 10 районыннан 70тән артык кардиолог Әлмәттә «Кардиомәктәп»тә җыелды. Сорау актуальлеген югалтмый. Республикада халык еш кына нәкъ менә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. Икенче урында онкология бара, лидерлар өчлеген ковид тәмамлый. Дүртенче урында тышкы сәбәпләр урнашкан, бишенчесе үпкә авырулары белән ябыла.

«Тәмәке тарту, алкоголь, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше – болар барысы бергә йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсүенә һәм нәтиҗәдә үлемгә китерә», — диде Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Диләрә Таһирова.

«Илкүләм проектның максатларының берсе - кан әйләнеше системасы авыруларыннан халык үлемен 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү. Проект башланганчы Татарстан территориясендә кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны 600дән артып киткән». Мәгълүматларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким китерде.

«Әлмәттә статистика республика һәм ил буенча гомуми статистикадан бик нык аерылып тормый. Соңгы мәгълүматларны һәр җирдә коронавирус боза, ул медикларның белешмәләрендә инде мәңгегә теркәлгән. Табиблар әйтүенчә, йөрәк авырулары яшьрәк булган. Хәзер хастаханәдә өлкән яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә бар», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100