Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт көрәшчеләре Татарстанның беренче Президенты Кубогы ярышлары җиңүчеләре булды
26-28 сентябрь көннәрендә Актанышта, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш турниры узды. Турнирда 400гә якын көрәшче катнашты. Әлеге ярышларда Әлмәт «Ак бүре» көрәш Федерациясе командасы уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
55 кг авырлыкта өченче урында Михаил Герасимов, 65 кг авырлыкта беренче урында Иван Телишев, 70 кг авырлык категориясендә өченче урында Михаил Соболев, 80 кг авырлыкта өченче урында Евгений Антошкин, 40 кг авырлыкта Инсаф Шәймарданов 3 нче урынга лаек булды. Шулай ук 5 нче урында Никита Зайцев һәм Әмир Ханбиков.
Нәтиҗәдә, көрәшчеләр командалар арасында беренче урын яулады. Әлмәт Федерациясенең тренерлары - Ильяс Билалов, Рузиль Ганиев, Идуард Халәфутдинов, Фәнил Минһаҗев, Руслан Нургалиев, Фәнис Гафиев, Айдар Вадигуллин бу җиңүгә ирешер өчен зур көч куялар. Алар күп еллар дәвамында бердәм команда булып, үз эшләрен яратып башкара, яшьләргә үрнәк булып тора.
«Бу безнең команда өчен зур шатлык, чөнки Әлмәт көрәшчеләре тарихында без беренче тапкыр гомумкомандалар арасында әлеге турнирда беренче урынга лаек булдык. Элек икенче, өченче була идек. Бүгенге җиңү, әлбәттә, безнең яшь көрәшчеләрнең тренерлары белән берлектә тырышып башкарган зур эшнең нәтиҗәсе. Бөтен егетләр дә үз көчен куйды, мөмкин булганнан да артык эшләдек. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте», – дип сөйләде Әлмәт көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев.
«Командалар бик көчле иде, мондый уңышка ирешербез дип көтмәгән идек. Тик егетләребез бар көчләрен куеп тырышты, матур көрәштеләр. Молодцы! Бу ярышларда җиңү, командабыз өчен ел нәтиҗәләре буенча, ТР көрәш Федерациясе рейтингында кабат иң көчле командалар исемлегенә керергә мөмкинлек бирде. Спортны, көрәшне үстерүгә керткән зур өлешләре өчен «Татнефть» хәйрия фондына рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз