news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесен робот тузансуырткыч урлаган өчен хөкем иттеләр

Әлмәт районында яшәүче 25999 сумлык робот тузансуырткыч урлаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Бер йорт яныннан узып баручы ир ачык форточка күреп, өйгә керергә була. Ул робот тузансуырткычны урлап, җинаять урыныннан кача.

Билгеле булганча, ир-ат тузансуырткычны 8 мең сумга комиссион кибеткә тапшырган һәм сату-алу килешүен рәсмиләштергән.

Судта ир-ат гаебен таныган. Суд гаепләнүченең гамәлләрен «урлау» маддәсе буенча квалификацияләгән.

Суд аңа ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Шулай ук җинаятьче зыян күрүче файдасына 25 999 сум түләргә тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100