Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе законсыз чүплек өчен ике миллион сум түләячәк
Законсыз чүплек аркасында җирне пычраткан өчен Әлмәттә хокук бозучы ике миллион сумнан артык түләргә тиеш. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Калдыкларны Риза Фәхретдин урамында табалар. Мәйданы якынча 4 410 квадрат метр тәшкил иткән. Җир кишәрлеге хосусый затныкы. Белгечләр әйләнә-тирә мохиткә 2 миллион сумнан артык зыян китергән дип саный, нәкъ менә шундый сумманы тәртип бозучы капларга тиеш.
Тикшерүдән соң инспекторлар кисәтү һәм дәгъва юллаганнар, ә аннары ТР Югары судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткәннәр. Суд экологлар ягына басты. Әмма җир хуҗасы карар белән килешмәгән һәм Самарадагы кассацион судка апелляция биргән. Ләкин анда шикаять канәгатьләндерелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз