news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе яңа бетон уйлап тапкан

Әлмәт кешесе яңа бетон уйлап тапкан
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәт кешесе Альберт Җәләтдинов «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2023» конкурсында иң яхшысы булды. Нефть югары мәктәбенең фәнни-техник тикшеренүләр үзәге башлыгы жюрига үз эшләнмәсен – бетонның яңа төрен тәкъдим итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Яңа материал берничә сыйфаты белән аерылып тора: ул башкалардан 10 процентка ныграк, аның составына азрак цемент керә, бу исә ахыргы бәяне киметә. Шулай ук яңа бетон парник газын киметә һәм эшкәртә.

Үзенең эшләнмәсе өчен галим махсус җайланма булдыру өчен грант ала.

Татнефть хәйрия фондының матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100