news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешеләрен агач утырту акциясендә катнашырга чакыралар

Әлмәт кешеләрен агач утырту акциясендә катнашырга чакыралар

5 октябрьдә 9.00 сәгатьтә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Иске Суркино авылы янындагы урманда агач утырту акциясе булачак. «Әлмәт таңнары» шул хакта хәбәр итә.

Ленин урамы, 39 йорт яныннан автобус 8.00 сәгатьтә кузгала. Шулай ук үз транспорт чараларында да барырга мөмкин.

Теләге булган һәр кеше бу акциядә катнаша ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot