news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт керәшеннәренең «Кәләем» ансамбле юбилеенда: Үз җанын халкына биреп эшли

Әлмәт керәшеннәренең «Кәләем» ансамбле юбилеенда: Үз җанын халкына биреп эшли
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда Җырчы Җәкәү йорты дип йөртелүче Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Әлмәт керәшеннәренең «Кәләем» ансамбленең 50 еллыгы уңаеннан иҗади бенефис үтте. Аның барышында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та чыгыш ясады һәм иҗат коллективын тәбрик итте.

«Бик матур кичәгә җыелдык. Артык сүз әйтеп тормыйм, инде барысын да сөйләделәр. Мин «Кәләем» ансамбленең бик күп җирләрдә булганлыгын беләм. Әле моннан биш-алты ел элек бу ансамбль белән Санкт-Петербургтагы Сабантуйда булган идек. Аннары коллективның җитәкчесе Валентина Брагинаның «Кәләй урамнары» җыруын җырлап Гран-при алган чакларын да беләм. Беләсезме, әллә нинди зур исемнәр алган кешеләр бар, алар халык арасында алай бик үк танылып та бетми. Ә безнең Валентина халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән җырчылардан да югарырак, чөнки ул үзе дә, ансамбле дә – үз җанын халкына биреп эшли», – дип белдерде Ибушев юбилей концерты вакытында.

«Туганайлар» республика керәшеннәре газетасы баш мөхәррире, тантананы алып барган Юлия Губина азактан котлауларын ирештерде.

«Без бүген язма әзерлибез, видео һәм фотога төшерәбез. Мин «Кәләем» ансамблен «Туганайлар»га килгәннән бирле, 10 елдан артык яратып тыңлыйм. Шуның хәтле моңлы алар, авылларына командировкага да барганыбыз булды. Бик салкын кыш көне барган идек, төнлә генә кайтып җитүебез истә. Шуның кадәр җылы каршыладылар. Ансамбльгә алга таба да иҗат уңышлары телибез», – диде ул һәм Георгий Ибушев, Никифор Тукмачёвның шигырь җыентыкларын, «Мирас» китапларын бүләк итте.

Шулай ук концерт барышында «Кәләем» ансамблен Әлмәт районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Горбунова да котлады.

  • Ансамбльгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Брагина-Исламова җитәкчелек итә.

Юлай Низаев фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot