news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кардиохирурглары йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау өчен яңа технологияләр үзләштерде

Әлмәт кардиохирурглары йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау өчен яңа технологияләр үзләштерде
Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсеннән

Әлмәт кардиохирурглары йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау өчен яңа малоинвазив технологияләр үзләштерде. Әлмәт күп профильле хастаханәсе базасында MIDCAB һәм MICSCAB техникаларын кулланып аорто-коронар шунтирование операцияләре буенча мастер-класс узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» медицина учреждениесе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә..

Казан һәм Әлмәт кардиохирургларының уртак бригадасы ике операцияне уңышлы башкарды. Пациентлар алга таба дәвалану өчен кардиохирургия бүлегенә күчерелгән һәм тернәкләнгәннән соң чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot