news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт ишегалларына микроклевер утырталар

Әлмәт ишегалларына микроклевер утырталар
"Татар-информ" архивы

Әлмәт ишегалларына микроклевер утырталар. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында шәһәрдә территорияләрне яшелләндерү белән шөгыльләнәләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Орлыкларын тишелүен Тельман урамындагы 51нче йорт ишегалдында сынап карыйлар. Үсемлекләрне көн аралаш ике атна дәвамында шәһәр автомобиль юллары көче белән сугарачаклар.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков сүзләренчә, микроклевер ярдәмендә газоннар ясарга агрономнар киңәш иткән.

Киләчәктә тагын 41 ишегалдына чәчү планлаштырыла. Су сибү өчен идарәче компанияләр җаваплы булачак.

На правах рекламы

news_right_1
news_right_2
news_bot