news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт фермерлары мал азыгы әзерләү эшен 87 процентка башкарган

Әлмәт фермерлары мал азыгы әзерләү эшен 87 процентка башкарган
Фото: "Татар-информ" архивы

Әлмәт фермерлары быел өлгерлек күрсәтә. Алар мал азыгы әзерләү эшенең 87 процентын башкарган. Хуҗалыклар арасында беренче урында «Чагылтау» җәмгыяте тора. Биредә 380 гектар мәйдандагы күпьеллык үләнәрнең 260 гектарын чабып алганнар булып чыкты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резедә Исмәгыйлева хәбәр итә.

Хуҗалык сенажын да мулдан әзерләргә өлгергән. «Аппак», «Кичүчат», «Чулпан», «Первомайский» җәмгыятьләре дә «Чагылтау»дан калышмаска тырыша – күрсәткечләр беразга гына гына калыша. Берьеллыкларны чабуга хуҗалыкларның берсе дә керешмәгән әле.

Күпьеллыклар быел район басуларының 9759 гектар мәйданын биләп тора. Бүгенге көндә шуның 3543 гектары гына чабылган әле. Бу – түбән күрсәткеч, төгәлрәк әйткәндә мал азыгы әзерләү бары тик 36 процентка гына башкарылган дигәнне аңлата. Димәк, бер мал башына әлегә 7 центнер азык әзерләнгән.

Мал азыгы әзерләү белән беррәттән җирләрне эшкәртү бара, үсентеләрне корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртү дәвам итә. Аграрийлар тәүлегенә 300 гектарлап мәйданда туфракны эшкәртә. Шулай, күрсәткечләр әлегә алай мактанырлык түгел, ләкин вакыт бар әле, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100