news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт епархиясе хәйрия чарасы уздырды

Әлмәт епархиясе хәйрия чарасы уздырды
"Әлмәт таңнары"

Әлмәт кафедраль соборы территориясендә епископ Мефодий фатихасы белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия төшке ашы оештырылды. Анда инвалидлар, сукырлар һәм саңгыраулар җәмгыятьләре әгъзалары чакырылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Төшке аш алдыннан епархиянең социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе иерей Константин Петряев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аннары Әлмәт православие гимназиясе укучыларыннан чыгышлар һәм Раиса Киселева башкаруында музыкаль концерт булды.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия төшке ашлары үткәрү традицияләрен яңартканнары өчен сукырлар җәмгыяте рәисе секретаре Рәмзия Черемных, инвалидлар җәмгыяте рәисе Розалия Лукманова рәхмәт белдерде.

Чара Әлмәт епархиясе ярдәме белән узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100